Самир әнисенә акча җыя

Башкортстанның Салават районыннан телефоныма үтенеч видеосы килеп төште. Анда кечкенә Самир әнисенә ярдәм итүебезне сорый.

– Әнием Мәләвез шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы булып эшләде. Дәрес вакытында аның башына плафон төште. Әнием хәзер инвалид. Әтием белән кая гына йөртмәдек, әниемне бик яратып торабыз. Тик табиблар бернинди өмет бирми. Әниемне терелтә алмыйлар, – дип өзгәләнә Самир. – Чит ил табиблары әниемне терелтәбез дип ышандыра. Мин үзем дә әнием шатланып торсын дип яхшы укыйм, җырлыйм, биим, бар яктан үрнәк булырга тырышам. Тик күңелем китек. Әниемне бик тә терелтәсем килә. Аның үз аякларына басуын, савыгуын телим! Булышыгыз әле миңа, кешеләр!
Самирның теләген чынга ашырырга теләүчеләр Ләйсән Мәргән кызы Фәйзуллинаның 89874773609 телефон номеры Саклык банкы картасына акча күчерә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү