Татарстанда кышның ничек киләчәген әйткәннәр

Быел февральнең – җылы, ә декабрьнең – суык килү ихтималы зур.

Быел кышын һава температурасы бер чама булачак: зәмһәрир суыклар да, аномаль җылы да көтелми. КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “KazanFirst” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, декабрь ае – нормадан берникадәр суыграк, ә февраль – киресенчә, җылырак булачак.

– Фаразларга караганда, декабрь аенда нормадан суыграк – минус 9-9,5 градус (бу айның нормасы – минус 8,5 градус) булыр сыман. Ә февральдә, киресенчә, нормадан җылы – минус 8-9 градус тирәсе тәшкил итүе көтелә, – дигән ул.

Белгеч моны Тын океандагы Эль-Ниньо күренешенә бәйләп аңлаткан. Суның өске катламы, җылынып, һава температурасына йогынты ясый, дигән сүз бу. Соңгы тапкыр әлеге күренеш 2017 елда күзәтелгән. Ул ел тарихка иң җылы ел булып кереп калган.

Ләкин һава температурасы рекордлы күрсәткечкә төшмәячәк, дип кистереп кенә әйтеп булмый әле. Әүһәдиев сүзләренә карганда, зәмһәрир суыклар да булып алырга мөмкин.


Фикер өстәү