Туристлар өчен иң тәмле татар ашлары исемлеге пәйда булган

Бәлеш, өчпочмак һәм кыстыбый. Татарстанда яшәүчеләр туристларга һәм, гомумән, республика белән кызыксынучыларга әнә шуларны татып карарга тәкъдим итә. «Промрейтинг» агентлыгы үткәргән тикшеренү нәтиҗәсе бу.

Кунаклар сыйланырга тиешле ризыклар арасында беренче урынны бәлеш алган. Аны сораштыруда катнашучыларның 64,7 проценты тәкъдим иткән. Иң еш телгә алынган биш ризык арасына өчпочмак (62,2%), кыстыбый (58,7%), чәкчәк (54,2%) һәм токмачлы аш та (53,6%) кергән.

Татарстанда яшәүчеләр фикеренчә, бавырсак (32,7%), гөбәдия (29,3%), кош теле (20,1%), кабартма (14,6%), казылык (13,6%), катлама (9,8%), кыздырма (3,8%) һәм талкыш кәләвә (1,6%) дә кунаклар күңеленә хуш килергә тиеш.


Фикер өстәү