Чулпан Юсупова зур сөенече белән уртаклашты: «Мин бирешә торганнардан түгел!»

Җырчы Чулпан Юсупова зур сөенече белән уртаклашты — ул кибет ачкан. Гади генә дә түгел. 

– Берничә көн ял иткәннән соң, инде барысын да язарга әзермен. Март аенда Бардага кайткан идек, сөйләшеп утырдык шулай. Бездә гөбәдиянең нәрсә икәнен дә белмиләр икән. Шуннан башка уй килде. Бардада татар халык ашларын белмәгәч, димәк, тиздән беләчәкләр! Пекарня ачарга булдык. Бер сәгать эчендә шулай дип карар кылдык.

Шуннан башланды… Башта бик озак бина эзләдек. Шул арада концертлар иде. Барда – Казан арасын (850 км) атнасына 2-3 тапкыр узарга туры килде. 10 апрельдә пекарня булачак урынны таптык, килешүләр төзеп, куллар куйдык.

Шул вакытта Әлфиз абый белән Суфия җиңгәләрдә яшәдек. Алар зур ярдәм күрсәттеләр, мең рәхмәт! Гомумән, кемнең кем икәне бу 2-3 ай эчендә күренде. Якын кешеләр турында бик күп яңалыклар ачылды, безгә карата булган мөнәсәбәтләре…

15 апрельдә ачылыш ясарга булдык. Казаннан пешекче алып кайттык, эшкә тотындык. Иртәгә ачылыш дигән көнне, Казаннан алып кайткан кешебез, бөтен әйберне ташлап, кайтты да китте. Мин яшен суккан кебек булдым… Реклама бирелгән, бар да әзер диярлек. Вәт шул 3 көн бик «күңелле» көннәр булды. Мин бирешә торган кеше түгел. Казаннан таныш икенче бер пешекче табып, ул видеоэлемтә аша рецептларны әйтеп торды. Без – 5 кеше – пешердек. Шулай итеп башлап җибәрдек эшебезне. Ачылган көнне 15 минутта бөтен пешергәннәребезне алып бетерделәр.

Башта үзем дә эшләдем. Пешердем дә, ясадым да, идәнен дә юдым… Шаккатып караучылар булды, нәрсәгә кирәк, дип. Миңа калса, эшнең ояты юк. Шулай итеп, бездә татар халык ашлары: гөбәдия, өчпочмак, кош теле, кыстыбый, чәк-чәк, талкыш кебек тәм-томнар алырга була. Шулай ук кейтеринг хезмәте дә бар. Шундый хәлләр, – дигән җырчы һәм яңа ачкан хезмәт урынының аккаунтына сылтама калдырган.

 


Фикер өстәү