Бүген Татарстанда бозлавык булачак

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар ява, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкын юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтәләр. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш, аның тизлеге секундына 10 метрга, урыны белән секундына 13 метрга җитәчәк.

Төнлә термометр баганасы -4дән 0га кадәр, көндез -2дән +1 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Гидрометүзәктә билгеләп үтелгәнчә, аномаль җылы һава торышы тәмамлана һәм якын көннәрдә республикада кышкы һава торышы урнаша башлаячак. Әйтик, ял көннәрендә республикада температура сизелерлек төшәчәк: төнлә -4 градустан -10 градуска кадәр, көндез -1 градустан югары булмаячак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү