«27 ел яшәгән ирем белән аерылыштык, кредит акчасын кайтару мөмкинме?» (ЮРИСТ ҖАВАБЫ)

27 ел бергә яшәгән ирем белән аерылыштык. Буа районында яшәгән йорттан Казанга туганнарыма чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Мин кияүгә чыкканда иремнең иске генә йорты бар иде, милек аның исемендә. Бөтен көчебезне, эшләгән һәр тиенне шул йортка кертеп, капиталь ремонт ясадык. Дивар, тәрәзәләрне яңарттык, йорт җиһазлары сатып алдык. Мунча, веранда эшләттек. Былтыр ремонт эшләренә дип минем исемгә кредит алган идек, хәзер ул йортта яшәмәсәм дә, ай саен 13 мең сум кредит түлим. Без әле рәсми рәвештә аерылышмаган. Ирем дә, туганнары да, синең бу йортта бер нәрсәң дә юк, диләр. Кредит акчасын булса да кайтарып булмасмы икән? Аны мин үземә тотмаганны ничек расларга?

Гәүһәрия Хәйруллина

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– РФ Гаилә кодексының 38 маддәсе нигезендә, ир белән хатынның уртак милкен бүлгәндә, аларның һәрберсенә нинди милек тапшырылырга тиешлеге билгеләнә. Әгәр ир белән хатынның берсенә тиешледән артык бәядәге мөлкәт бирелсә, икенчесенә акчалата яки башка төр компенсация булырга мөмкин. Гаилә кодексы нигезендә, ир белән хатынның уртак мөлкәтен бүлгәндә, аларның гомуми бурычлары бирелгән өлешләргә пропорциональ рәвештә бүленә. Сезгә аерылышу һәм уртак милекне бүлү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әйе, сез өйгә дәгъва итә алмыйсыз, ләкин ремонт өчен компенсация сорый аласыз. Әлеге эшкә үз акчагызны тотканны исбатлау өчен, судка бар булган дәлилләрегезне тапшырырга кирәк: ремонтны гамәлгә ашыру буенча килешүләр, чеклар, квитанцияләр, банктан белешмәләр, хат алышулар һ.б. Кредит шәхси максатлар өчен түгел, ә гаилә ихтыяҗлары өчен рәсмиләштерелгәнгә күрә, ул суд карары нигезендә бүленергә тиеш.


Фикер өстәү