Татарстан 2023 елда хезмәт хакы күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында 31нче урында. Әлеге тикшеренүне РИА Новости аналитиклары үткәргән.
Республикада хезмәткәрләр аена уртача 28-68 мең сум чиста хезмәт хакы ала. Халыкның 8,8%ы – 100 мең сумнан артык, ә 10,5% – 20 мең сумнан ким акча эшли.
Иң югары хезмәт хакы төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә теркәлгән. Ә Ингушетия һәм Калмыкиядә яшәүчеләр иң аз акча эшләүчеләр исәбендә.