Нефть: бәя төшә, үзкыйммәт үсә

Үткән атнаның төп икътисад яңалыгы – нефтькә бәя төшә. Brent маркалы нефть 7 июльдән соң беренче тапкыр 77 доллардан түбәнгәрәк тәгәрәде. Россиянең Urals маркасы 65 доллардан арзангарак бәяләнә.

2024 ел өчен бюджетны өченче укылышта кабул иткәндә, казнаның нефть-газ керемнәренә бәйле түгеллеге хакында сүзләр яңгыраса да, углеводород керемнәре бюджетта мөһим урын алып тора. Казнаның өчтән бер өлешен шулар тутыра. Гадәттә «кара алтын» очсызланганда, башка чималлар да арзаная. Шуңа күрә алдагы елда керемнәр 29 процентка үсәчәк дип ният ителсә дә, кәгазьгә язганның чынга ашуы факт түгел. Әмма пенсияләр һәм хезмәт хаклары индексацияләнәчәк. Бюджеттагылар, әйтик, хезмәт хакларының 9,8 процентка үсүенә өметләнә ала. Хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка үсәчәк. Ләкин реаль үсешнең күпме буласын инфляцияне алып ташлагач кына белү мөмкин.

Россия өчен тагын бер мөһим нәрсә бар: «кара алтын»ның үзкыйммәте арта. Быелның өченче кварталында беренче квартал белән чагыштырганда үсеш 74 процент булган. Бу – Росстат игълан иткән рәсми сан. Бер тонна нефть чыгару өчен бүген 31326 сум 50 тиен акча кирәк. Беренче кварталда бу сан – 17939 сум 30 тиен генә, икенче кварталда 21470 сум 50 тиен булган. Үзкыйммәт мондый темплар белән үссә, нефтьтән акча керәме-юкмы бит әле. 2012 елдан соң үзкыйммәт уртача өч тапкыр арткан, дип раслый рәсми мәгълүматлар. Үзкыйммәтнең үсешен товарга бәя күтәреп компенсациялиләр. Тышкы базарда бәяләр үсми, киресенчә, түбәнәя. 2014 елгы кризис алдыннан баррель, әйтик, 100 доллардан шактый югары иде. ОПЕК+нең «кара алтын» чыгаруны байтак чикләвенә карамастан, быел бәяләр күзгә күренерлек түбән. Үзкыйммәтнең артуын мотор ягулыгына бәя күтәреп капларга туры киләчәк, ди «Российская газета». Дөрес, үзкыйммәттә төп урыннарның берсен файдалы казылмаларга салым (НДПИ) алып тора. Бюджетка акча кирәк булгач, хөкүмәт ул салымны даими рәвештә колагыннан тартып үстерә. Автор тоннаны баррельгә әйләндереп, нефтьнең агымдагы бәясенә тапкырлады. Россия нефтенең бер тоннасы бүген 42 мең сумга якын акча бирә. Үзкыйммәтне алып ташлагач, 11 мең сум тирәсе акча кала. Нефтьне транспортлау бәясе күпмегә төшүен белмибез. «Кара алтын» чыгаручылар кулында акча бик әллә ни калмавын чамалап була.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү