“Ультрикс Квадри”: Казан сырхауханәләренә грипптан вакцина кайтарганнар

Чир көчәйгәнче иммунитет барлыкка килсен өчен инде хәзер үк прививка ясатырга кирәк.

Казан сырхауханәләренә грипптан вакцина – “Ультрикс Квадри” кайтарганнар. Аның белән 6 айдан зуррак балаларга, 60 яшькә кадәргеләргә һәм йөклелекнең II, III триместрларына кергән булачак аналарга прививка ясарга мөмкин. Бу хакта “KazanFirst” Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләр әйтүенчә, чир көчәйгәнче иммунитет барлыкка килсен өчен инде хәзер үк прививка ясатырга кирәк. Моны яшәү урыны буенча хастаханәдә хәл итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: грипп йоктыруның үпкә ялкынсынуына, бронхит, пиелонефрит (бөер авыруы), миокардитка (йөрәк авыртуы) китерүе бар.


Фикер өстәү