Кесә калынга түгел. Авылларда үзара салым акчасы җыя башладылар…

Авылларда үзара салым акчасы җыю буенча җыеннар уздыра башладылар. Кайсыдыр җирлектә тиеннәрне санап кына бирсәләр, ә кайдадыр халыкның юмартлыгына исең китә. Нурлат районының Нариман авылында узган ел кеше башыннан 38әр мең сум җыйганнар. Кызык, ничек шулай юмарт икән алар? Сәбәпләрен без җирлеккә барып белештек.

Туган авыл бит ул!

Нариман авылының табигате матур: тирә-ягы – урман, уртасында – күл. Бүген 15 йорт бар, әмма кышын анда берәү дә яшәми. Соңгы тапкыр биредә Ринат абый кыш чыккан. Әмма сәламәтлеге какшагач, ул да балалары янына киткән. Элек клуб, мәктәп, кибет, ферма – барысы да гөрләп торган. Бер генә бала укыса да, белем йортын саклаганнар. Тик бала-чагасы беткәч, мәктәп тә ябылган. Утыз ел элек 90лап кешесе булган әле Нариманның. Халкы юл, эш булмаганга күрә читкә таралышкан. Шулай да нигезләренә сукмакны онытмый алар. Хәер, юлы әллә ни мактанырлык булмаса да. Моңа кадәр пычрак вакытта бөтенләй керә алмаганнар икән. Үзара салым программасы Нариман язмышын күпмедер үзгәртергә булышкан.

Тумышы белән шушы авылдан булган Радик Мифтахов Нурлатта яши. Аның әйтүенчә, туган авыл өчен акча жәл түгел. Иң мөһиме, файдасы тисен! Гомумән, ул акчаны күп дип тә санамый ул. «Нариманны бер дә бетерәсе килми шул. Кайткалап йөрибез. Юллар начар, шуңа күрә атна саен кайтып йөреп тә булмый. Туган нигезне карап торабыз үзе», – ди шофер Радик Мифтахов.

Рафис Шәрәфиев гаиләсе белән Әлки районында төпләнгән. Еш булмаса да, туган нигезенә кайткалый. Анда умарта тота икән.

– Туган авылда яшьлек үткән бит. Монда – әти-әни нигезе. Шуңа күрә бик кадерле ул. Без үзара салым акчасын сөенеп тапшырдык. Син бер өлеш бирсәң, дәүләт шуңа өстәп, дүртләтә арттырып кайтара. Файдасы тигәч, күңелгә өмет керә. Мондый ярдәм тагын кайда бар? Зиратны авылдашлар белән тәртиптә тотарга тырышабыз. Күлебез аяныч хәлдә: ләм утырган, агачлар ауган иде. Шуны казыдык, чистарттык, – ди эшмәкәр Рафис Шәрәфиев. – Юл булса, калыр идек, дисезме? Юл белән генә булмый шул. Эше дә, балаларга заманча мөмкинлеге дә кирәк. Элек бәрәңге ашап та яшәп була иде, хәзер алай түгел.

Файдасы тигәч

Иске Әлмәт авылы башлыгы Равил Хисамов белдергәнчә, быел Нариманда унар мең сум акча җыярга дип килешкәннәр. Ә Иске Әлмәт җирлегендә – 1,5 мең. Бу акча юлларга  таш җәю, күл казуга тотылачак. Быел җирлек 1,5 миллион сумлык республика грантын откан. Шуңа җәен трактор сатып алган алар. Җитмәгәненә 467 мең сум үзара салым акчасын өстәгәннәр. Трактор быел беренче карны эттерергә өлгергән дә инде. Үзара салым акчасын бирмичә калган кеше юк икән. Аннан I төркем инвалидлар һәм студентлар гына азат. 18 яше тулган һәм авылда пропискада торган һәркем әлеге бурычын үти. Җыенда һәрбер башкарган эш буенча хисап тота икән башлык. Аннан «ватсап» төркеменә фотолар куя. Аларны читтә яшәүче авылдашлар да карый чөнки. Халыкка файдасын аңлата белергә кирәк, димәк. Ә болай алар каршы түгел икән.

– Нариман бетеп бара иде инде. Шулай бервакыт Мөхтәр хәзрәт Хәмитов: «Равил, мәчет төзесәк, ничек булыр икән? Авыл таркалмас, ямь кереп китәр иде», – дип киңәш сорады. Мин дә аның тәкъдимен хупладым. Шуннан соң үз акчасына шушы изге эшкә тотынды. Без дә ярдәм иттек. Авыл халкы хәер бирде. Узган ел улы Илдар белән мәчет салдылар. Хәзрәт хак әйткән. Дөрестән дә, үзгәреш сизелә башлады бит. Киткәннәр авылга кайтып, иске йортларын буярга, яңартырга, коеларын тазартырга тотынды. Элек газ кертү өчен торбалар да сузылган иде. Әмма Нариманның киләчәге юк дип кермичә калды, – ди Равил Хисамов.

Җирлек башлыгы Рифкать Фәрдиев, Илдар Имангулов, Рафис Шәрәфиев, Радик Мифтахов, Илдар һәм Мөхтәр Хәмитовларны мактап телгә алды. Алар авылга гел ярдәм кулы сузып тора. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл булмаган. Үзара салым акчасына шуны төзегәннәр. Илдар Имангулов белән Рафис Шәрәфиев күл казыткан. Ел саен май ахырында Авыл көне уздыралар икән. Нариманлылар, очрашуга кайтып, яшьлеген искә төшереп, хәл-әхвәл белешә.

Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр турында да сораштык. Өч авылга 238 хуҗалык исәпләнә. Анда 464 кеше яши икән. Чуаш, рус, татар төрле милләт вәкилләре бердәм булып гомер кичерә. Әйткәнемчә, җирлектә үзара салым акчасы һәр кешедән 1,5әр мең сум дип билгеләнгән. Барысы да бирә. Димәк, берсе дә авыл язмышына битараф түгел.

– Бездә инвестор – «Кызыл Шәрык». Анда күп кеше эшләми. Кырларны буш тотмыйлар, иген чәчеп, пай җирләренә ашлык бирәләр. Авылда төп эш урыннары юк. Өч крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Икесе кошчылык буенча шөгыльләнсә, берсе савым сыерлары тота. Авыл кешеләре шунда барып каз йолкый, – ди Равил Хисамов. – Халык терлек асрап, сөт саткан акчага тормышын алып бара. Кемдер – биш, кемдер 13 баш терлек тота. Үзебездә – алты сыер. Сөтнең бәясе җәен 15 сумга төшкән иде, хәзер – 22 сум. Авыл халкы сөт бәясе күтәрелүгә өметләнә.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү