Быел Татарстан урманнарында янгын булмаган

Быел Татарстан урманнарында янгын чыкмаган. Быел янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылып 13 октябрьдә ябылган. Урманнарга керү алты тапкыр тыелган. Бу хакта “Татар-Информ” узган очрашуда Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

– Җәй эссе булуга карамастан, зур янгыннарга юл куймадык. Янгын куркынычы булган вакыт 196 көнне тәшкил итте. Бу чорда 1184 термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 56 гектар мәйданда 942 янгын очрагы теркәлде, – ди министр.
Урманчылар янгыннан саклану өчен барысын да эшли. Тәүлек әйләнәсендә кизү тору да, урманнарын күктән күзәтү дә, янгын хакында хәбәр бирүче космик җиһазлар урнаштыру да – барысы да эшкә җигелгән. Янгынга каршы тору өчен 25 урман-янгын станцияләренең булуы да ярдәм иткән. Алар республиканың төрле районнарында урнашкан.
– Күпме генә сөйләшүләр алып барылса да, әле дә халыкка аңлату эшләре дәвам итә. Без шырпының үзеннән-үзе кабынмавын беләбез. Шуңа күрә кешеләрнең табигатькә битараф булмауларын сорыйбыз, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү