Истанбулда су бетә

Үткән атнада Си Цзиньпин белән Байденның Сан-Францискода АТЭС саммиты кысасында булып узган очрашуы көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде. Халыкара көндәлек бизнес яңалыклары газетасы Financial Times ике держава лидерының очрашуы «алар арасында үзара ышаыч юклыгын күрсәтте» дип билгеләп үтте.

Очрашуда ике илнең үзара якынаюы, Украинадагы һәм Фәләстыйндагы хәлләргә уртак бәя бирү, үзара санкцияләрдән баш тарту булыр дип көтелгән иде. Халыкара мәгълүмат кыры очрашуны «берни дә барып чыкмады» дип бәяләде. Шуңа күрә вакыйга мәгълүмат кырында икенче планда калды, артык яктыртылмады. Аргентинаның яңа Президенты Хавьер Милейның пьедесталга менүе, мәсәлән, игътибарны күбрәк җәлеп итте. Илон Маск бу уңайдан: «Аргентинаны чәчәк ату көтә», – диде. Милей әлегә үзен чын юләрләрчә тота: ямьсез итеп сүгенә, этләренең төп киңәшчеләре булуын белдерә, Кытай белән (һәм, гомумән, коммунистлар белән) эш итмәячәген әйтә… Соңгы белдерү принципиаль әһәмияткә ия, чөнки чиннар дефолт хәленә килгән Аргентинаны күп миллиардлаган суммалар белән терәгән иде. Милей сүзендә торса, Пекинга барлык бирәчәген дә кичерер, мөгаен, ягъни бурычларга дефолт игълан итәр. Этләр белән киңәшүче Президентның популярлыгы – бүген югары ноктада. Салымнарны 90 процентка киметергә вәгъдә бирүе белән генә дә ул миллионнарның йөрәген яулады. Аны «икенче Трамп» дип тә йөртәләр, әмма Трампны Милей белән чагыштырырлык та түгел. Үтә уңнар белән сулларның алышынып торуы – Латин Америкасы өчен гадәти күренеш. Чикләнмәгән ирекләр вәгъдә итүче Президент идарәсенең ни белән тәмалануын, исән булсак, дүрт елдан соң күрербез.

Дөньяда глобаль финанс һәм икътисад кризисы белән көрәшү өчен мәйданга тилемсә лидерлар чыккан вакытта тагын бер кризис – су кризисы көчәя. Төркиянең авыл хуҗалыгы министры Ибраһим Юмаклы 2030 елга илдә су җитми башлаячагын игълан итте. Су җан башына 1000 кубометрдан кимрәк булачак икән. Бу фараз ил халкының яртысын, сугарулы авыл хуҗалыгы җирләренең 80 процентын кыен хәлгә куя. Хәл чынлап та җитди, күрәсең. Климат буенча белгеч Ләвәнт Курназ, Истанбулдагы вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен булуын ассызыклап, ахыр чиктә шәһәрдәге халык санын чикләргә кирәк булачагын әйтә. Быел ук инде Истанбул буаларында октябрь уртасында су күләме рекордлы 16,8 процентка кимегән. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар гына аны 22,63 процентка күтәргән. Британ порталы The Arab Weekly, соңгы егерме елда Төркиядәге 320 күлнең 60 проценты кипкән, дип яза. Проблема бер төрекләр өчен генә хас булса, хәвеф масштабына түзәр идең. Глобаль су кытлыгы планетаның күп төбәкләренә яный.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү