Киләсе елда урманнарны парсыз күбәләк басармы?

Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров соңгы ике елда Татарстан урманнарында парсыз күбәләкләр һөҗүм итүен әйтте. Май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыкларда 53 мең гектар мәйданда урман корткычларын бетерү буенча эшләр башкарылган.

– Бөҗәкләрне бетерү өчен биологик препарат кулландык. Көз көне 4,5 мең гектар җирдә парсыз күбәләкләрнең йомыркаларын нефтьләдек. Белгечләр исәпләп чыгарды: корткычлар 13,2 мең гектар җиргә зыян салган. 2024 елда нәкъ менә шушы урыннарда парсыз күбәләкләрне бетерү эшләре башкарылачак, – ди министр. – Бу бөҗәкләр агачларның яфрагын ашаса да, алар яңадан яфрак яра. Әмма галимнәр өч ел буе бер агачка зыян салсалар, ул көчсезләнә дип белдерә. Бар өмет салкын кышта. Әгәр көчле салкыннар булса, йомыркалар туңачак һәм үләчәк.


Фикер өстәү