Авыл кешесенең сыеры белән хушлашкандагы уйланулары

Ун көнләп элек сыерны җибәрдек. Авыл кешесе сыерын чалдырса да, сатса да, әнә шулай «җибәрдек» дип сөйләшә. Бу үзенә күрә сыер малына аерым мөнәсәбәт билгесе булып тора. Асрау җиңел булмаса да, ничә ел гаиләңне сөте-мае белән тукландырган, кысыр калмаган елларында бозавы белән сөендергән сыерың бик якын була шул.

Кайберәүләр бер тапкыр парез булуга яки бер ел кысыр калуга ук, сыерын алыштыра. Кемдер танадан үзе үстерә, кемдер сатып ала. Сыер алыштыру лотерея уенына тиң: отасыңны, оттырасыңны белмисең. Сөтле булыр дип өметләнгәннәре сөтсезгә әйләнә, яман холкы белән хуҗасын имгәтүчеләр дә очрый… Шуңа да күпләр сыер алыштырып уйнау яклы түгел. Без дә шулай. «Сыерыгыз бозаулаган саен егыла бит, ник алыштырмыйсыз инде», – дип киңәш бирүчеләр күп булды. Тик ул турыда уйламадык та. Бердән, холкына ияләнеп беткән, икенчедән, сөте тәмле, куе, өченчедән, бик чиста. Сыртыннан пычракка баткан сыерлар арасында көтүдә дә аерылып тора иде ул. Сүз уңаеннан, аннан алдагы сыерыбызның да кара төсе бик аз, ул да һәрчак сабынлап-мунчалалап юган кебек, тоягына кадәр чип-чиста булып йөрде.  Хәтерлим әле, авылның теге очындагы махсус урынга уколга алып барганда, авылдашым Раушанның кунакка килгән ике-өч яшьләрдәге оныгы: «Апай, иң матур сыер синеке», – дип калган иде. Иминиятләштергәндә сыерларны төрле яклап фотога төшерә башлагач, агент кыз да: «Иии, безнең Казандагы кызлар синең сыерыңны карап, хәлдән тайды, бигрәк матур диештеләр», – дигән иде.

«Күз тию малны – казанга, кешене гүргә кертә», – дигән сүзләрдә хаклык бардыр. Ни генә дисәң дә, соңгы ике сыерның да авырудан башы чыкмады. Соңгысында да авырса дәвалату чараларын күрдек, кысыр калса да сабыр иттек. Файда, табыш ягын уйлап асрамадык. Үзебез өчен иде. Быел да, кысыр калса да, әле сөтен бетермәсә, җибәрү уйда да юк иде. Әмма ярты ел сөтсез бура кадәр сыер асрау инде үзең өчен генә дә аклана торган эш түгел шул.

«Сыерны җибәрәм дип, җебисе түгел. Шулай тиешле дип кабул ит. Әнә бер танышларым, әни төсе дип, сыерларын үзе егылып үлгәнче асрады. Сыер нинди әни төсе булсын инде ул?! Ашый алмас хәлгә җиткәнче сыер тилмертүдән әниләренә җиңел булгандыр, дисеңме? Аның киеменме, әйберенме кадерләп саклау вафат булганга берничек тә ярдәм итми, дога гына кирәк аларга», – дип, рәхмәт төшкере, мине алдан ныгытучы танышым да булды. Өстәвенә, бер яктан шалтыратып белештек, икенче яктан  әйтелгәннән дә алда килеп, алып та киттеләр. Тик ничек кенә булса да, ихатаңнан сыерны соңгы тапкыр чыгарып җибәрү бер дә җиңел түгел. Дөрес, хәсрәт түгел ул. Әмма  бик сирәкләр генә күз яшьсез озата. Хәтта ирләр дә.

– Үзебезнең ике сыерны күптән түгел җибәргән идек. Тынычланып кына килә идем, сезнең турыдан үтеп барганда, сыерыгызны машинага менгергән чакка туры килдем… – ди, күз яшьләренә буылып, күршебез.

– Мин бу юлы еларга өлгермәдем. Сыер алырга килүче егетләр бик сизгер булып чыкты, мине абзардан да чыгармадылар, сыерны үзләре алып чыкты, берсе сөйләштереп калды… – дим аңа каршы.

Бер караганда, еш алыштырмасак та, инде мал карау безнең өскә күчкәннән соң гына да дүртенче сыерны озаттык. Дүртесе дүрт төрле китте. Әмма һәркайсының холкы, төсе, сөте, күз карашы, хәтта көтүдән кайту рәвеше дә бүгенгедәй күз алдында. Иң кыены – сыерсыз калган буш абзарга керү. Ун көн үтсә дә, әле аңа тиз генә ияләшеп булмый… Үч иткәндәй, быел сыер ярата торган костер печәне эчтәрәк калган иде, аны җибәреп берничә көн үтүгә, шул печән чыкты. Шуны бозауларга салган саен, «сыерга ашата алмадык» дигән уй күңелне телеп үтә, насыйп булмагандыр, дип үземне  юатырга тырышсам да, күзгә яшь туларга бер сәбәп була.

Сыерны җибәргәнне белүгә, әни: «Сыерсыз яшәп булмас, аласыздыр бит?» – дип куйды. Аны да аңлап була, баш түбәсенә күтәреп, кыш буе салам ташыган, җәй буе уфалла өстерәп, печән әзерләгән елларда да сыер асрамый калган кеше түгел бит ул. «Авылда унбиш кеше сыер асрый, калган кырыктан артыгы сыерсыз, сөтсез үлмиләр бит», – дим, аннан да бигрәк үземне тынычландыру өчен. Ә иремә әле сыер абзарындагы әйберләргә тими, сүтми торырга куштым. Дөнья хәлен кем белгән…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү