17 сыер савучы егет: «Кызлар белән йөрергә вакыт юк»

Кукмара районының Иске Оча авылында яшәүче Игорь Гордеев һәркөн 17 сыер сава. Хуҗалыкларында 2 тана һәм 7 бозаудан кала, сарык, куян һәм кош-корт та асрыйлар. 22 яшьлек егет шул арада мәдәният йортында да эшләргә өлгерә.

– Шәһәргә бер дә китәсем килми. Кукмара аграр көллиятендә укыганда да көн саен авылга кайтып йөрдем. Укырга киткәнче, сыерларны савып, асларын чистартырга өлгерә идем инде. Кичкә тагын аларны сагынып кайтып җитәсең. Эшем күп, көненә ике-өч сәгать йокласам да, зарлана алмыйм. Җәйләрен иртәнге дүрттә аякта инде мин. Кышын да күп йоклап булмый, – дип сөйли Игорь.

Маллар ярату бабасыннан күчкән егеткә.

– 2007 елда йорт җиткереп башка чыктык. Яңа өйгә күченгәндә, бабай миңа бер бозау бирде. Әнә шуны үстереп, сыер иттек. 7–8 яшемдә маллар карый идем инде. Шул вакыттан бирле гомерем сарайда уза. Шәхси хуҗалыгыбыз әтием исеменә теркәлсә дә, бар эшне үзем башкарам. Иртәдән кичкә кадәр алар янында. 17 сыерның һәрберсенең үз кушаматы бар. Мин аларны, алар мине ярата, – ди Игорь. – Әнием күрше авыл мәктәбендә укыта, әтием Кукмарага барып эшләп йөри. Ике сеңлем бар. Күптән түгел бер туганыбыз вафат булгач, аның ике кызын да тәрбиягә алдык. Бер-беребезне аңлап, тату гына яшибез.

Эре мал янында кош-корт та җитәрлек аларда. Гордеевларда казы да, үрдәге дә ояда бәбкә чыгара.

– Бездә бик күңелле. Мулард, индоүрдәк, кыргый йорт үрдәкләре, цесарка, күркә, йонлы тәпиле тавык, әтәчләргә кадәр бар. Зәңгәрсу йомырка сала торган тавыклар да алдым әле, – ди ул. – Шәхси ярдәмче хуҗалык булып теркәлгәч, дәүләттән дә ярдәм булып тора. Мал азыгы сатып алганда да безгә ташлама каралган. 2020 елда дәүләт ярдәме белән сыерлар өчен кечкенә генә ферма төзегән идек. Малларга 150 төргәк печән, 120 төргәк салам кирәк. Ашлыкны исәпләп торган юк. Барысын да сатып алабыз. Үзебезнең пай җиребез дә бар. Анысын да буш тоткан юк.

Мал тоту – бер хәл, әле бит сөтен дә урнаштырасы бар. Егет аны дәүләткә тапшыра. Җәен литрын 20 сумнан, хәзер инде 26 сумнан җыялар икән. Әлегә кадәр тәүлегенә 200 литрлап сөт сауган. Хәзер кышка таба сыерларның сөте дә кимегән, күбесе буаз да.

Авылда эш булмагач, Иске Очада күпләр читкә барып эшли. Яшьләр китү ягын карый икән. Игорьның моңа бик тә эче поша. Авыл дип янып яши ул. Мәдәният йортының җитәкчесе декрет ялына киткәч, аның урынына Игорьны чакырганнар.

– Читтән торып мәдәният хезмәткәре курсларын үттем. Җырларга бик яратам. «Италмас» удмурт ансамблен җитәклим. Күңелле яшибез. Клубтан кеше өзелми. Җыр-бию генә түгел, махсус хәрби операциядәге егетләргә дип маскировка челтәрләре дә үрәбез, – ди ул. – Кызлар белән йөрергә вакыт юк. Бөтен вакытым маллар янында уза. Миңа җирне, малларны ярата торган кеше кирәк. Терлек санын тагын да арттырасы килә. Киләчәгем авылда минем.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү