СВО зонасында һәлак булган хәрби корреспондент белән хушлаштылар

Мәскәүдә СВО зонасында һәлак булган «Россия 24» телеканалының хәрби корреспонденты Борис Максудов белән хушлаштылар.
Ул алгы линиядә махсус операция башыннан ук эшләгән һәм узган чәршәмбе көнне Запорожск өлкәсендә профессиональ хезмәтен башкарган вакытта авыр яраланган. Киев боевиклары репортерлар төркемен күзәтеп килгән һәм дрон ярдәмендә граната ыргытканнар. Хәрби медикларның барлык тырышлыгына карамастан, Борисны коткарып булмаган.
Владимир Путин хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен журналистны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләде.

Фикер өстәү