“Шаян ТВ” туган көнен бәйрәм итте. “Менә нинди безнең балалар!”

Кечкенә буйлы зур артистлар. Кичә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган «Шаян»да – «Үзгәреш җиле» концерты катнашучылары турында сүзебез. Тәүлек буе татар телендә эшләүче «Шаян ТВ» каналының 5 еллык бәйрәмендә иң сәләтле балалар сәхнә тотты. Балалар өчен иҗат ителгән яңа җырларны да, онытылмас «хит»ларны да яңгыратты алар.

«Сәйлән»нәр

«Шаян»ның кечкенә юбилеен Татарстанның иң зур залларының берсендә «Үзгәреш җиле» проекты форматында уздыру идеясен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева тәкъдим иткән.

– «Шаян ТВ» уздыра торган «Сәйлән» проектында (телевизион җыр фестивале. – Авт.) жюри буларак рәхәтләнеп катнашам. Монда кичергән хис-тойгыларны бер генә проект белән чагыштыра алмыйм. Җыр сәнгатенең киләчәге ышанычлы кулларда. Бу концерт исә күпләр өчен ачыш булыр дип уйлыйм. Бик яхшылап әзерләндек, чыгыш ясаучыларны берничә кастинг уздырып сайладык, – дип сөйләгән иде ул туган көн концертына багышланган матбугат очрашуында.

Балалар үзләре генә булмады: алар белән чыгыш ясаучылар арасында Венера Ганиева үзе дә, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар иде. Заманча яңгыраштагы мәңгелек «хит»лардан тыш, «Балачак җыры» җыр бәйгесендә җиңү яулаган җырларны да ишетергә насыйп булды бу кичтә. Ул җырларга төшерелгән биш клипны да күрдек. Хәзер инде бу җырлар һәм клипларны мөмкин кадәр таратасы, балалар җырларына булган ихтыяҗны аз булса да киметәсе генә кала.

«Алга, балалар!»

«Шаян»нарны беренче юбилейлары белән котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килгән иде.

– Менә нинди безнең балаларыбыз! Телебезне, милләтебезне шулай үз иткән, яраткан балалар һәм аларның милли җанлы әти-әниләре булганда халкыбызның киләчәге һичшиксез өметле булачак, – диде ул. – «Шаян ТВ» белән уртак миссиябез – телебезнең киләчәген кайгырту. Шуңа күрә дә аларның һәр проектын хуплап, һәрчак аларга ярдәм итәргә тырышабыз һәм тырышачакбыз.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев та өметле киләчәккә ышанычын белдерде.

– Әле кайчан гына эшли башлаган «Шаян»га бүген – 5 яшь. Бер мизгелдәй узды ул. Шушы биш ел эчендә дистәләрчә мең баланы берләштерде ул канал. Бүген сәхнәдә чыгыш ясаган, бүләкләнгән һәр бала искиткеч сәләтле. Аларга да, әти-әниләренә дә бик зур рәхмәт! Иманым камил: бүген бу сәхнәдә булачак министрлар, депутатлар, мөгаллимнәр, галимнәр, артистлар – татар интеллигенциясенең киләчәге басып тора. Алга, балалар! – диде ул.

«Шаян»ның туган көн концертын 16 декабрьдә – «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү