Алимент буенча 1,5 миллион сум бурычы булган 9 бала анасын кулга алганнар

Балалары Татарстан приютларында һәм башка гаиләләрдә тәрбияләнә.

Тәтеш районында бер хатын-кызны, алимент буенча бурычын түләмәгән өчен, ун тәүлеккә кулга алганнар. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, 35 яшьлек хатын-кызның өч балсына бурычлы: ул аларның һәркайсына 57шәр мең сум чамасы алимент түләргә тиеш. 4 тапкыр кияүдә булган. Беренче иреннән – алты, калганнарыннан – берәр бала тапкан. Балалары Татарстанның балалар йортларында яки чит гаиләләрдә тәрбияләнә. Ул, алимент түләмичә йөреп, барлыгы 1,4 миллион сум күләмендә бурыч җыйган.

Эчкече хатын-кыз түгел бу. Гел ил буйлап сәяхәттә. Казанда тотып та булмый үзен. Кайтып күренүгә, приставлар аны судка алып килгән. Хәзер сәяхәтче кулга алынган. Алимент буенча җыелган бурычын түләмәсә, аңа җинаять эше ачылачак.


Фикер өстәү