Татарстанда сөт җитештерү 11 процентка арткан

13 кеше Алматыдагы хостелда янгында һәлак булган. Алар арасында ике россияле дә бар. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Янгын турында 30 ноябрь төннендә була. Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил итә, дип хәбәр иткән Алматының гадәттән тыш хәлләр департаменты.

Хостелда 72 кеше булган. Аларның 59ы бинадан үзләре чыгып китә алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 13 кеше һәлак булган. Үлем сәбәбе-углерод газы белән агулану.


Фикер өстәү