Киләсе елда пенсиянең кемнәргә һәм күпме артачагы билгеле

Киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерлар дәүләттән күбрәк ала башлаячак. Хәрбиләрне дә бу җәһәттән үзгәрешләр көтә, әмма соңрак – 2024 елның 1 октябреннән.

Дәүләт Думасы раслаган закон проекты нигезендә, киләсе елдан пенсия 7,5 процентка артачак. Шулай итеп, иминият пенсиясенең уртача күләме 1 572 сумга артып, 22 605 сумга җитәчәк.
“Пенсионерлар өчен кирәкле барлык акча федераль бюджет проектына салынды. 2024 елда пенсия арттыруга өстәмә 234 миллиард сум тотылачак”, – дип билгеләп үткән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Хәрби пенсияләргә килгәндә, бу түләүләр киләсе елның 1 октябреннән 4,5 процентка арттырылачак. Яңалык 2,7 миллионнан артыграк кешегә – элекке хәрби хезмәткәрләргә, Россия нацгвардия хезмәткәрләренә, эчке эшләр органнары һәм башка көч органнары хезмәткәрләренә кагыла.
“Безнең бурыч – илебезнең иминлеген тәэмин иткән кешеләргә ярдәм итү. 2022 елда хәрбиләргә пенсияләр 19,5 процентка, ә октябрьдән – тагын 10,5 процентка арттырылды”, – дип басым ясап әйткән Володин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2023 елның 1 июленнән Луганск, Донецк халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә дә Россия законнары нигезендә дәүләттән барлык түләүләр алу мөмкинлеге ачылган.


Фикер өстәү