Татарстанда “Мәктәп экопатруле” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар


Барлыгы 80 җиңүчесе. Татарстан мәктәпләрендә укучылар “Мәктәп экопатруле” бәйгесендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков котлады.

– Бәйгегә барлыгы 7349 гариза килде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күп. Бу саннар безне сөендерә. Яшь буынның экологияне кайгыртуына без шатбыз. Мин сезгә һөнәр сайлаганда йөрәгегезне тыңларга киңәш итәм, – ди министр укучыларга мөрәҗәгать итеп.
“Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы 2014 елдан бирле эшли. Укучылар шуның аша министрлыкка чүплекләр хакында хәбәр җибәрә. 9 ел эчендә министрлыкка укучылардан 46 мең хәбәр килгән. Җиңүчеләрнең барысы да диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү