Туйларын Мәскәүдәге күргәзмә-форумда уздырган Зыятдиновлар: «Балтачта да туй итәчәкбез»

«Туебызда моның кадәр кунак булыр дип уйламаган идек!» Туйларын Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында уздырган Зыятдиновлар әлеге минутларда шатлык һәм дулкынлану хисләре кичерә. Балтачта туып-үскән Самат белән Сөмбелнең әлеге куанычын йөзләгән кеше уртаклашты.

Исегезгә төшерик, бүген Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Зыятдиновларның милли туйлары — әлеге зур чараның бер өлеше.

— Без бик шат! Туебыз башкаларга да ошагандыр дип өметләнәм, — диде «ВТ» журналистына Сөмбел Зыятдинова.

Яңа гына туган гаиләнең башлыгы Самат сөйләвенчә, мондый мөмкинлек турында ишеткәч, алар гариза биреп карарга булган. Һәм аларны сайлап алганнар!

— Әмма бу уен түгел, чын туй! Менә документыбыз, — дип ачыкларга ашыкты ул. — Безгә ярдәм иткән әти-әниләребезгә, оештыручыларга мең рәхмәт!

Самат — биш балалы гаиләдәге иң өлкән бала. Сөмбелнең исә тагын ике бертуганы бар. Мәскәүгә дә алар зур гаиләләре белән бергә килгән.

— Монда 14 кеше килдек. Гаиләләребез зур, шөкер. Туганнарыбыз күп, алар белән бергә 23 декабрьдә туган ягыбыз — Балтачта да туй мәҗлесе уздырырга ниятлибез, — дип сөйләде безгә Сөмбел.

Әйткәнебезчә, яшьләр туйларын татар халкының милли йолаларына туры китереп уздырды.

— Татарстанда йолаларыбыз әле дә яши, яшь парлар аларны үтәргә тырыша. Без дә аларны бик яхшы беләбез, берсе дә яңалык булмады. Монда да чын дөреслекне күрсәттек, — ди Самат.

Сөмбел белән Самат — сыйныфташлар. Хәзерге вакытта Самат Казан авиация институтында белем ала. Булачак инженер-конструктор. Сөмбел Казан милли тикшеренү технология университетында магистратурада укый, кафедрада эшли. Киләчәктә шушында калып, студентларны укытырга ниятли.

— Кыскасы, Татарстаныбызда калачакбыз. Республикада яшьләргә бер дигән мөмкинлекләр бар, — диде Сөмбел.

Үзләрен котлаган һәркемгә рәхмәт әйтте яшьләр. «Туебызга моның кадәр кеше килер дип уйламаган идек! Аны шушы рәвешле уздырырбыз дип тә хыялланмадык. Һәркемгә рәхмәт!» — диде алар.

Яшьләргә матур тормыш телик! Сүз уңаеннан, аларга үз теләкләрен һәм бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.


Фикер өстәү