Банк совет чорыннан калган һәр өлеш (вклад) өчен компенсация түләргә тиешме?

Мирас булып Саклык банкындагы счетлар күчте. Акчасы күп түгел, совет чорыннан калган зур булмаган суммалар. Банк һәр өлеш (вклад) өчен компенсация түли дип беләм. Безнең очракта компенсация һәр өлешкә аерым тиешме икән?

Г. Әскәрова., Казан

«ВТ» юристы Булат Закиров җавап бирә:

РФ гражданнарына Саклык банкы өлешләре (1991 елның 20 июнендәге  мәгълүматлар буенча) өчен компенсация түләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.12.2009 чыккан № 1092 карары белән билгеләнә. Аның нигезендә,  компенсация түләүләре түбәндәге затларга башкарыла:

– 1991 елга кадәр туган РФ гражданнарына;

– 1991 елга кадәр туган РФ гражданнары варисларына – РФ гражданнары өлешләре буенча;

– 2001–2023 елларда банкта өлеше булган РФ гражданы вафат булса, ритуаль хезмәтләр өчен түләгән якыннарына яки башка физик затларга.

Шулай итеп, әгәр барлык өлешләр дә югарыдагы таләпләргә туры килә икән, компенсациягә хакыгыз бар.


Фикер өстәү