Үт куыгында таш булганда, шушы төнәтмә булыша

Үт куыгында таш булганда, чөгендер төнәтмәсе ясарга киңәш итәләр. Берничә чөгендерне юып, әрчергә, вак итеп турап, суда пешерергә кирәк. Аның суы ширбәт кебек куерырга тиеш. Соңрак шуны сөзеп, караңгы төстәге шешәгә салып каплап куегыз да, суыткычта саклагыз. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан  стаканның ¼ өлеше күләмендә эчегез. Аны әзерләгән көнне үк эчсәң дә була. Шулай дәваланганда, үт куыгындагы ташлар әкренләп эреячәк. 21 көн дәваланыгыз, аннары 1 атна ялдан соң, ширбәтне кабат кабул итегез. Шулай тоташ 3 тапкыр дәваланырга рөхсәт ителә.


Фикер өстәү