Владимир Путин Президентлыкка кандидат буларак теркәлде

Хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин РФ Президенлыгына кандидат буларак теркәлү өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков РИА Новостигахәбәр иткән.

«Әйе. Тапшырды», –дигән Кремльнең рәсми вәкиле.

Киләсе Россия Президентын сайлаулар өч көн дәвам итәчәк. Ул 2024 елның 15-17 мартында була.

Хәзерге Россия лидеры Владимир Путин яңа Президентлык срогына тәкъдим ителергә карар кылды. Җиңгән очракта бу аның бишенче тапкыр Президентлыкка сайлануы булачак.

 

 


Фикер өстәү