25 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Мәскәү урамнары яктыртыла

1730 елның 25 декабрендә Мәскәү урамнарында беренче фонарьлар яна башлый. Башта бу 520 данә май ягып эшләүче фонарь була. Аларны 1 сентябрьдән 1 майга кадәр яндыралар, әмма аена 18 төн генә, калган төннәрдә ай яктысы җитәрлек дип санала. Фонарьлар ясау һәм урнаштыру өчен акчаны казнадан бүлеп бирәләр, ә аларны яндырырга һәм төзек килеш тотарга Мәскәү халкы җаваплы була. 36 елдан соң Мәскәү урамнарында фонарьлар саны 80 гә арта, 1800 елда аларның саны 6,5 меңгә кадәр җитә. Тагын 80 елдан соң шәһәр электр белән яктыртуга күчә башлый.

Яшьләр өчен яңа газета

1919 елның 25 декабрендә «Клич юногокоммунара» газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның беренче мөхәррире шагыйрь Александр Безыменский була. Газета 3 мең данә тираж белән башта ике атнага бер тапкыр, аннары атнага бер тапкыр чыга. 1938 елда басма яңа исем ала — «Комсомолец Татарии». Бөек Ватан сугышы елларында газета чыгаруны туктатып торалар. 1991 елда газета «Молодежь Татарстана»га үзгәртелә. Ул 2013 ел ахырына кадәр нәшер ителә. Төрле елларда анда күп кенә танылган республика журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәр үз юлларын башлый.

Казанда Совет театры

1919 елның 25 декабрендә Казанда Кызыл Армия сарае бинасында (бүгенге көндә бу Кәрим Тинчурин исемендәге театр) Совет шәһәр театры ачыла. Шәһәрне акгвардиячеләр һәм ак чехлардан азат иткәннән соң, театрда опера җырчылары да, антрепренер да калмаган. Иҗади труппаны торгызу эшенә Г.Розенберг керешә. Мәскәүдә ул элек чыгыш ясаган башкаручылардан опера труппасын оештыра, составка яңа артистларны да кертә. Ул вакытта театр репертуарына «Борис Годунов», «Евгений Онегин», «Пиковая дама», «Дубровский», «Кармен», «Паяцы» һәм «Риголетто» опералары керә.

Беренче Кремль чыршысы

1938 елның 25 декабрендә СССР Союзлар йортының Колонналар залында беренче тапкыр 15 метрлы чыршы урнаштырыла, аны 10 000 уенчыкбизи. Яңа ел бәйрәменә Мәскәүнең иң яхшы укучыларын һәм ил хөкүмәте хезмәткәрләренең балаларын чакыралар. Шул вакыттан ул СССРдатөп чыршы булып санала башлый. Беренче бәйрәмКыш бабай катнашында гына уздырыла, аның ролен эстрада артисты Михаил Гаркави башкара, ә киләсе елда аңа беренче тапкыр Кар кызы кушыла. Союзлар йортында илнең төп чыршысы 1954 елга кадәр үткәрелә, аннары аны Кремль сараенда үткәрә башлыйлар.

25 декабрьдә Совет Социалистик Республикалар Союзы үз эшен туктата

1991 елның 25 декабрендә Михаил Горбачевтелевидение аша тапшырган мөрәҗәгатендә СССР Президенты вазифасыннан отставкага китүетурында игълан итә. Горбачевның отставка турындагы белдерүеннән соң һәм стратегик атом коралы белән идарә итүне Россия Президенты Борис Ельцинга тапшыру турында Указга кул куелгач, СССРның беренче һәм соңгы Президенты Кремльдән китә. Кремльдә СССРның Кызыл Дәүләт әләме төшерелә һәм РСФСР әләмекүтәрелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү