Авыр, әмма өмет зур. Авыл елны ничек озата? 

Салмак кына адымнар белән Яңа ел якынлаша. Ул якынайган саен елга йомгак ясыйбыз, нәтиҗәләрне барлыйбыз. Хуҗалыклар, аграрийлар да үзләрен сөендергән һәм көендергән мизгелләр турында уйлана. Ел авыр булса да, барысы да киләсе елдан яктылык һәм уңыш көтә. 

Рөстәм Хәбибуллин, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе (Арча):

– Ел тәмамланырга берничә көн бар, шуңа күрә нәтиҗәләр җыелып бетмәде әле. Ләкин, гомумән алганда, терлекчелек буенча планлаштырган эшләрне артыгы белән үти алдык. Итне һәм сөтне узган елга караганда күбрәк җитештердек, табыш белән чыгарга тиешбез, дип уйлыйм. Эшчеләрнең хезмәт хакларын ел саен 12–15 процентка арттырып барырга тырышабыз. Игенчелектә генә авырлыклар булды. Узган елгы уңышны җыеп алсак та, бәясе булмау сәбәпле, кәеф кырылды. Эшләүнең кызыгы китте. Бәясе юк, ашлык беркемгә кирәкми, сатып булмый. Сөт бәяләре дә төшеп китеп, шактый керем югалды. Җәй буе сөтне 24 сумга тапшырдык. Әле менә хәзер генә 35 сумга җитте. Тәвәккәлләп, 2147 гектарга уҗым культураларын чәчеп, мәйданнарын узган елдан бермә-бер арттырдык. Башта бик нык курыктык, чөнки коточкыч коры көз килде. Тик октябрь ахыры – ноябрь башында яуган яңгырларның файдасы зур булды. Көзге бодайлар шытымнар биреп калдылар.  Кышны ничек чыгарлар, анысын инде вакыт күрсәтер.

Киләсе елдан тынычлык көтәбез. Илләребез тыныч, күк йөзе аяз булсын! Тынычлык булса, калганы буенча сынатмабыз. Утырып эшләргә техникабыз, карарга терлегебез бар, калганы барысы да үзебездән тора.

Фәргать Камалиев, Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы җитәкчесе:

– Мин авыл хуҗалыгында 1984 елдан бирле эшлим. Шул вакыттан бирле язын өч көн рәттән 13–14 градуска кадәр суык булганы юк иде. Тишелгән арпа, чөгендерләрне кырау сукты. 1300 гектардан артык мәйданда чөгендерне кабаттан чәчәргә туры килде. Икенчедән, 2010 елдагы шикелле корылык һәм эсселек булды. Шушы сәбәпләр аркасында көткән уңышны ала алмадык. 80 мең гектар чәчүлек җиренең 70 меңендә «Агросила» агрохолдингы эшли. Быел алар эшчеләрнең хезмәт хакларын 135 процентка арттырды. Монысы сөендерә. Сөенер өчен тагын бер сәбәп: көз ахырындагы яңгырлар тишелә алмый яткан уҗымнарга тишелеп чыгарга ярдәм итте һәм туфрак дымны җитәрлек җыеп кала алды. 17 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчтек. Былтыргы көзге культуралар гектарыннан 35 центнер уңыш бирде. Киләсе елга да яхшы уңыш булыр дип өметләнәбез. Ноябрь җылы булды, аннан соң кинәт кенә катырып, ике-өч көн эчендә кар яуды. Монысы безнең өчен яхшыга булмады, чөнки уҗымнарның яртысына ашламаны көздән кертә идек. Табигать шартларына бәйле аны да эшләп бетереп булмады. Бернигә дә карамастан, без позитив кәефтә, чөнки туфракта дым бар.

Терлекчелеккә килгәндә, узган ел яхшы савым сыерларын Азнакай районындагы зур комплекска күчергән идек. Аңа карамастан, узган елга караганда көн саен 10–15 тоннага артыграк сөт савып алабыз. Быел без тәүлегенә 52 тонна сөт савабыз. Бер сыерга туры килә торган еллык савым күләме 660 литр булыр дип уйлыйбыз.

Мансур Шәйхетдинов, агроном (Кама Тамагы):

– Быелгы ел корылыгы белән истә калачак, шуңа күрә уңыш та җитәрлек күләмдә булмады. Шулай да май башындагы яңгырларның шифасы тиеп, уңышны бераз арттыра алдык. Әгәр ул вакытта явым-төшем булмаса, бернисез калырга мөмкин иде. Шуңа күрә шушындый коры елда да мондый күрсәткечләргә ирешкәнбез икән, канәгать инде без. Тик бәяләр аермасы күңелне бик нык кыра. Чыгымнар арта, ә продукцияне сату бәясе һаман да шул килеш кала бирә. Ягулык 20 сум булганда да, керем алып булмаска мөмкин иде, хәзер ул 60 сумга күтәрелде. Кая монда рентабельлек турында сөйләп булсын?! Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә бик кыен. Нинди генә авырлык булса да, тормыш бер урында тормый, һаман алга бара. Яңа технологияләр кертелә, үсемлекләрне саклау чаралары яңартыла. Шуңа күрә без яхшыга өметләнеп эшлибез.

 

 

 


Фикер өстәү