Феодосия тирәсен Украина кораллы көчләре һөҗүмгә тоткан, порт тирәсе әйләндереп алынган. Кырым башлыгы Сергей Аксенов үзенең телеграм-каналында шул хакта белдергән, дип яза “Татар-информ”.
“Дошман Феодосия тирәсен һөҗүмгә тотты. Порт территориясе әйләндереп алынды. Шартлау туктатылды, янгын сүндерелде”, – дип билгеләп үткән ул.
Урында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Берничә йортта яшәүчеләрне башка урынга күчерәчәкләр.
Аксенов шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрдән тыныч булуны, бары тик рәсми мәгълүматларга гына ышануны сораган.