Рөстәм Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлекнең файдасы турында әйткән

2023 ел йомгаклары буенча Кытай белән Татарстан арасында товар әйләнеше 2 миллиард доллардан артып китәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза “ТАСС”.

“Кытай – Татарстанның стратегик тышкы икътисадый партнеры. Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә күләме күпкә артты. Ел йомгаклары буенча сәүдә әйләнеше 2 миллиард доллардан артып китәчәк”, – дип билгеләп үткән республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча гына да әлеге күрсәткеч 1,5 миллиард долларга якынлашкан. 2022 елның шушы ук чорындагы нәтиҗәгә караганда 2,3 тапкыр зуррак бу.

КХРдан Татарстанга транспорт чаралары, җиһазлар, химия продукциясе, башка продукция кайтарыла. Татарстан, үз чиратында, Кытайга каучук, пластмасса, ягулык, авыл хуҗалыгы товарлары һәм башка әйберләр җибәрә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикага Кытай компанияләренең инвестицияләрен җәлеп итүен дә искәрткән. “Бигрәк тә Haier компаниясен билгеләп үтәсем килә. Татарстанга ул 23 миллиард сумнан артыграк инвестиция кертте, 2,8 мең яңа эш урыны булдырды”, – дип билгеләп үткән ул.


Фикер өстәү