Коштавында догачылар үсә

Шимбә көнне Апас районының Коштавылы мәдәният йорты балалар укыган дога тавышларыннан яңгырап торды. Бездә бу көнне “Догачылар булсын балаларыбыз”» дигән чара узды. Бу бәйге өченче тапкыр уздырыла инде.

Сабыйларның кул күтәреп дога укып торуы, күңелгә рәхәтлек бирә. Сабыйлар күңеленә дога орлыклары салуда авылыбызның күренекле кешеләре зур роль уйный. Читтә яшәүче якташларыбыз Наил Галиуллин, Рәшит Байбиков балалар дин сабаклары алсын өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыралар. Әхлак дәресләрен Гөлназ Латыйпова алып бара.
Бер тарыдан ботка пешми, диләр бит әле. Бездә дә шулай. Балаларга дин сабакларын укытылсын өчен башка авылдашлар да үзеннән өлеш кертә.
Кәфил Гыймранов, Гөлсинә Галиуллина, Ленар Гыйсмәтуллин, Ягьфәр Әхмәтов, Фиргат Вәлиевлар сабыйларны тәмле ризыклар белән сыйлап, аларның чәй табына күчтәнәч алып тора.

Шөкер, балалар догаларны бик теләп өйрәнә. Ел ахырында нәтиҗә ясап, аларны бүләклибез. Бәйрәмебезгә Апастан ук килгән имам мөхтәсиб Мидхәт хәзрәтнең укыган вәгазьләре дә һәр кешенең күңелендә хуш килде. “Апас” якташлык җәмгыятенең вице -президенты Наил Галиуллин белән Ленар Гыйсмәтуллин сабыйларны курчак театры белән сөендерде. Укучыларны авылыбызның имамы Ислам хазрәт тә бүлексез калдырмады. Рәшит Байбиков исеменнән сабыйларга Яңа ел бүләге таратылды. Авылны яшәткәннәре, аның киләчәген кайгыртканнары өчен якташларга чиксез рәхмәт.

Тәскирә Хафизова


Фикер өстәү