Татарстанда бер үсмер үзенең мәктәбенә һөҗүм итәргә әзерләнгән

Узган елның декабрь ахырында полиция хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмә үткәргән.

Татарстанда үз мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелүче үсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Узган елның декабрь ахырында полиция хезмәткәрләре, өенә килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Ә инде Яңа елдан соң егет тоткарланган.
Укучының өендә балаклава, ике балта, пычак, тактик пирчәткә, ноутбук, борычлы баллон, шулай ук язулы дәфтәр тапканнар. Аның социаль төркемнәрдә шикле юнәлештәге төркемнәргә язылганлыгы мәгълүм.
Егет психиатрда учетта тормаган. Тулы гаиләдә тәрбияләнгән.


Фикер өстәү