Алмаз Мирзаянов: «Бәясе әйтеп бетергесез кыйммәт»

11 гыйнварда Халыкара Рәхмәт көне билгеләп үтелә. Сәхифәбез кунаклары белән «рәхмәт» сүзе һәм рәхмәтле булу турында сөйләштек. Бүген алар кемгә рәхмәтле? Бу сүз алар өчен нинди мәгънәгә ия?

Без бу сүзнең кыйммәтен кайвакыт аңлап та җиткермибез. Җырчы Алмаз Мирзаянов фикере бу. «Рәхмәтне еш әйтергә тырышам. Аның бәясе әйтеп бетергесез кыйммәт. Без хәтта күз алдына да китермибез. Кайвакыт «рәхмәт»кә кылынган гамәлебезнең әҗере гомер буена җитә. Иң мөһиме – чын күңелдән әйтү», – ди ул. Үзенә рәхмәтле була белә микән ул? «Үземә карата югары фикердәге кеше түгел мин, шуңа күрә рәхмәт әйтеп утырганым юк. Бүген мин Аллаһы Тәгаләгә, әти-әниләребезгә, гаиләмә, якыннарыма бик рәхмәтле. Безне артист итеп сәхнәдә тотучы тамашачыларга да чиксез рәхмәт! Тагын да зур рәхмәтем – безнең тыныч тормыш өчен көн саен, сәгать саен, секунд саен кадерле гомерләрен куркыныч астына куючы махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә. Исән-сау кайтсыннар, илләребез имин булсын!» – диде җырчы.


Фикер өстәү