Сабыен кар көртенә аткан блогерны тикшерәчәкләр

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин блогер Сергей Косенкога карата җинаять эше кузгатырга кушкан. Ирсабыен кар көртенә ташлаган видеоны социаль челтәрләрдә урнаштыррылган.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта чит илдә ял итүче блогер Россиядә тыелган социаль челтәрләрдә ике айлык сабыен кар көртенә ташлаганны төшергән видео урнаштырган.

«Россия Тикшерү комитеты рәисе Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсенә блогер Сергей Косенконың яңа туган балага карата хокуксыз гамәлләр кылу факты буенча җинаять эше кузгатырга кушты», – дип күрсәтелә басмада.

Моннан тыш, блогер салым буенча законнарны үтәү буенча да тикшереләчәк.

 

 


Фикер өстәү