Стаканга 1 йомырка салып, шуның өстенә 100 г серкә салып, катнашманы караңгы салкынча урынга куярга кирәк.
3–4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызасы булачак. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгатырга кирәк. Алга таба шуңа 100 г скипидар һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгатырга кирәк. Әзер катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куясы.
Әзер булгач аны аякка сөртеп, пакет белән урап оекбаш киеп куярга.