Тавык ите бетәме?

Дөньякүләм турбулентлык Россиядә дә үзен сиздерә. Без берничек тә глобаль тетрәнүләрдән читтә кала алмыйбыз. 2024 елның беренче сәгатьләре башланып кына өлгерде, мәгълүмат кырында Россиянең берничә төбәгендә тавык ите дефициты күзәтелә дигән хәбәр тарала башлады.

Андый хәбәрләр ялган булса да, тиз чынга аша, чөнки ажиотаж тудыра. Ажиотажга бер базар да каршы тора алмый. Газета хәбәрчесе, дефицит турындагы яңалыкны күрүгә, «Ватсап»тан Свердловск өлкәсендәге танышларына сорау юллады. «Тавык ите бар, беркая да китмәде», – диделәр ураллылар иртәнге якта бер авыздан. Әмма кичкә кытлык башлануын, тавыкларның каядыр очып юкка чыгуын расладылар.  Суыклар булу сәбәпле, продукциянең кибетләргә вакытында китерелеп җиткерелмәве, дефицит шул сәбәпле барлыкка килү турында рәсми игълан булды. Эпопея үсешен дәвам итәрме – анысын алдагы көннәрдә күрербез.

Илнең инфраструктурасы тузган. Коммуналь хуҗалыкта 2024 елның беренче суыклары китереп чыгарган проблемалар шул хакта сөйли. Сер түгел: күп кенә Россия төбәкләрендә су һәм җылылык совет чорыннан калган торбалар аша килә. Алар тузды инде. Шул сәбәпле тармакта аварияләр саны арту күзәтелә. Без, Росстат мәгълүматларына таянып, нәтиҗә ясыйбыз, фактны бармактан да суырмыйбыз. Росстат белдергәнчә, коммуналь хуҗалыкның тузу күрсәткечләре үсә, ә яңартылу коэффициенты кими.

Гыйнварның санаулы көннәре дә узмады, Мәскәү янындагы Подольск, Химки, Наро-Фоминск һәм башка торак пунктларда зур аварияләр булып, йортлар туңды. Башка төбәкләрдә дә күзәтелде андый хәлләр. Волгоград, Екатеринбург, Ленинград өлкәләрендәге кайбер йортларда халык бәйрәм итәсе урынга, җылы сыену урыны эзләде.

Федераль хөкүмәт коммуналь хуҗалыкны яңарту өчен байтак акча бүлеп бирүен әйтә, әмма әллә финанслау барыбер җитәрлек булмаган, әллә акча тиешле адресларга барып җитмәгән, хәл киеренке. Мәсьәләнең борчый торган бер ягы бар: бюджетта коммуналь хуҗалыкны үстерү өчен чыгымнар елдан-ел кимүгә бара. 2023 елда 856 миллиард сум каралган булса, 2024тә – 818 миллиард кына, 2025тә – 455 миллиард, 2026да – 360 миллиард сум.

Проблема югарыга таба үскәндә, финанслау түбәнгә китә алмый. Мөгаен, федераль бюджет, Милли резерв фонды капчыгын чишеп, өстәмә финанслауга күчәрдер.

                  Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 


Фикер өстәү