2024 ел мантыйкый рәвештә зур тетрәнүләр белән башланды. Гыйнвар старты елның табигый бәла-казаларга, социаль тетрәнүләргә, дәүләтләр арасындагы конфликтларга мул булачагын вәгъдә итә. Яңа елны зурлап каршы алу японнарга булышмады: 1–2 гыйнвар көннәрендә илдә төрле куәттәге 521 җир тетрәү теркәлде. Иң көчле тетрәүнең магнитудасы 7,6 баллга тигез булды. Җир тетрәү нәтиҗәсендә 5 метрга кадәр биеклектәге цунами котырды. Ике йөзләп йорт җимерелде, ун меңләп йорт – сусыз, 7,8 мең йорт утсыз калды.
Җир шары Кояш тирәли яңа әйләнешен башлап та өлгермәде, Төньяк һәм Көньяк Кореялар арасында зур сугыш кабыну куркынычы пәйда булды. Урын аз булганлыктан, конфликтның үсеш этапларын шәрехләп тормыйбыз, ике илгә сүз генә бирәбез. Төньяк Корея лидерының кыз туганы Ким Ё Чжон: «Тагын бер тапкыр кабатлыйм: безнең армия инде тәтене саклагычтан алды. Кечкенә генә провокациягә дә безнең гаскәрләр кичекмәстән ут белән чукындырып җавап бирәчәк», – дигән белдерү ясады. Көньяк Корея телевидениесе, агымдагы вазгыятьтән репортаж тапшырып, сугышка әзерлекнең финиш сызыгында булуын күрсәтте. Әмма хәл никадәр генә киеренке булмасын, бу юлларның авторы сугыш башлану ихтималы бик кечкенә дип бәяли. Ике илнең үзара ут уйнатуы – традиция инде ул, әмма беркайчан да хәл бугазлашуга барып җитми.
Иранда америкалылар тарафыннан үтерелгән генерал Сөләймани җирләнгән каберлек янында канлы террор акты да сугыш китереп чыгарырга ихтимал дип көткәннәр иде. Тәһран террорны оештыруда Америка һәм Израильне гаепли, ИГИЛ*ның гаепне үз өстенә алуын ясалма дип бәяли. Фарсыларның Җәмкаран мәчете гөмбәзенә кызыл флаг күтәрүләрен (үч алу символы дип санала) шулай ук сугышка юрыйлар. Әмма эш зурга китмәс. Якын Көнчыгыштагы Израиль башбаштагы туктатылмаса, бөтен дөньяга кайтаваз бирәчәк төбәк сугышы бөтенләй башка сценарий белән барыр. Без, мөгаен, конфликтның озакка сузылган һәм акрын әйләнешле үсешен күзәтербез.
Кытайда кызыклы хәлләр булып ята. Алар үзләре бик сиздерергә теләмәсә дә, ил икътисадында эшләр шәп түгел. Японнар, мәсәлән, кытай түнтәрелешен бик куркып күзәтәләр, чөнки аларга да сугачак. Менә шул фонда Кытай армиясендә югары җитәкчелекне массакүләм кулга алулар бара. Генераллар коррупциягә баткан, диләр. АКШ разведкасы соңгы көннәрдә генә Кытай ракеталары ягулык урынына су белән тутырылган дигән сенсацион белдерү ясады. Хәрби җитәкчелек ягулыкка дигән акчаны кесәгә салган дигән сүз бу.
Киеренкелек дөньяның башка почмакларында да үсә, әмма аларны сөйләргә урын калмады.
* Россиядә эшчәнлеге тыелган оешма
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat