«Программа «саташкан»: Татарстан мәктәпләре яңартылган электрон программага күчә

Бу арада мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләрнең башлары әйләнгән: укучыларны яңа электрон программада теркәргә, гади итеп әйтсәк, яңа электрон көндәлеккә керергә кирәк. Әйтүе генә җиңел, кышкы каникулдан соң бөтен кеше берьюлы кесә телефонына ябырылгач, система, гомумән дә, начар эшли башлады. Тик көндәлексез дә булмый. Аптырашта калган әти-әниләрне түрәләргә тынычландырырга туры килә.

Татарстан мәктәпләре яңартылган электрон белем бирү программасына күчә. Хәзер ул ms-edu.tatar.ru порталында урнашкан. Ә анда өр-яңадан теркәлергә кирәк. Әнә шул әти-әниләр арасында ыгы-зыгы китереп чыгарды да инде. Программага фәкать РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына кереп була. Ул очракта да «шәхси кабинет» аша гына. 14 яшь һәм аннан зуррак укучыларга җиңелрәк. Аларның күбесенең Дәүләт хезмәтләре порталында «шәхси кабинет»лары бар инде. Ә менә 14 яше тулмаганнарны әти-әниләр үз «бит»ләре аша терки. Бөтен кеше берьюлы интернетта мәгълүмат тутыра, системага керә башлагач, ә әти-әниләргә бу хакта кышкы каникулдан соң хәбәр иттеләр, программа «аксый» башлады.

– Дүртенче сыйныфта укучы кызымның шәхси мәгълүматларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша раслый алмыйм. Аның туу турындагы таныклыгы моңарчы биредә теркәлгән булса да, хәзер аның туу урыны дип СССР тора. Техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә шалтыраткан идем, программа «саташкан» дип кенә җавап бирделәр, – дип сөйли Казанда яшәүче Гөлназ Кадыйрова.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, моңарчы гамәлдә булган программада электрон көндәлек һәм билгеләр куяр өчен журнал гына булган.

– Ундүрт елдан бирле ул шактый искерде һәм яңартуны таләп итте, – дигән ул. – Яңа система укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә укытучылар һәм мәктәп администрациясе өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Компьютер версиясеннән тыш, укучылар кесә телефонына – «Я – школьник», әти-әниләр исә «Дневник. Моя школа» кушымталарын урнаштыра ала.

Әйтүләренә караганда, яңа системаның мөмкинлекләре 75 процентка арткан. Былтыр аны тәҗрибә рәвешендә республикадагы берничә мәктәптә сынап та караганнар инде.

– Татарстанда 70 меңнән артык әти-әни «Татарстанда электрон белем бирү» системасына кушылды инде, – диде Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. – Яңа программага керә алмаучыларга борчылырга урын юк. Моны 22 гыйнвардан соң, мәктәпләрдә штатлы расписание төзелеп беткәч һәм оештыру эшләренә бәйле мәсьәләләр хәл ителгәч тә эшләргә мөмкин булачак. Шунысын да искәртик: укыту-тәрбия эшләренә бернинди дә зыян килмәде.

Министр әйтүенчә, 22 гыйнвардан соң мәктәпләрдә яңа системага керү өчен логин һәм пароль дә бирә башлаячаклар. Билгеле булганча, электрон программага йә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, йә логин һәм пароль ярдәмендә керергә мөмкин. «Яңалыкка ияләнергә генә кирәк. Биредә барлык шәхси мәгълүмат сакланган. Иң мөһиме ул укытучыларны хисап тапшыру кебек өстәмә эшләрдән азат итәчәк. Димәк, алар балаларга күбрәк вакыт бирәчәк», – дип тә өстәгән Айрат Хәйруллин.

Ахыры хәерле булсын!

Татарстанда яңа электрон программага бәйле «кайнар линия» дә эшли. Сорауларны (843) 525-70-99 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.


Фикер өстәү