Тукталышта ир-атның үле гәүдәсен тапканнар

Волгоградта кичә төнлә, 13 гыйнварда, җәмәгать транспорты тукталышында шәһәр халкы ир-атның үле гәүдәсен тапкан. Гадәттән тыш хәл Тракторозаводский районында булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, кешенең гәүдәсе карда яткан, янәшәдә ашыгыч ярдәм машинасы торкан.

Шәһәр кешеләре тапкан мәет турындагы мәгълүматны Тикшерү комитетында расладылар. Ир кешегә 56 яшь булган, әмма аның үлеме шартлары әлегә билгеле түгел.


Фикер өстәү