Рөстәм Миңнеханов: Казан иң «акыллы» шәһәрләрнең берсе

Татарстан башкаласы ил күләмендә «акыллы шәһәрләр» рейтингында алдынгы урыннарның берсендә тора. Бу хакта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

-Казанда процессларны һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә тупланган. IT-чишелешләрне куллану бәрабәренә безнең башкала ил күләмендә «акыллы шәһәрләр» рейтингында алдынгы урыннарның берсендә тора, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан «акыллы» рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына уздыра.


Фикер өстәү