Иске Кадермәт клубы мөдире хәрби операциядәге егетләргә балавыздан майлар ясый

Актаныш районының Иске Кадермәт авылында яшәүче Нәзлия Гыйльфанова яудагы егетләр өчен мазьлар ясый башлаган. Тән җәрәхәтләрен бик тиз төзәтә икән. Беренче партиядән 150–200 банка мазь ясарга җыена.

Иске Кадермәт артык зур авыл түгел. Пропискада 160 тан артык кеше исәпләнә. 80 ләп йорты булса да, кышны шуның 50сендә генә чыгалар. Өлкәннәр балаларына яшәргә китә. Тик авыл халкы бердәмлек хисен югалтмый. Яудагы егетләргә дә кирәк–ярагын җибәреп торалар. Рәхмәт яугыры Нәзлия апа да үз өлешен кертә.
–Күптән түгел газетадагы бер рецептка күзем төште. “Тукта, минәйтәм, балавыз бар, ник эшләп карамаска әле”, – дим. 50 баш тирәсе умарта тотабыз. Кайчак кимеп тә, артып та китә. Мазь катлаулы түгел. Рафинадланмаган көбагыш мае кибеттә бар. Суган бакчада үсә. Моның өчен көнгә бер сәгать вакыт җитә. Бу эштә авылдашым Галия апа Шәйсолтанова да булыша, – ди 52 яшьлек Нәзлия ханым.
Тик бер нечкәлеге бар. Балавызны кәрәзне эретеп ясыйлар. Бу очракта аның 4–5 ел торганы кирәк. Шул вакытта гына мазьның файдасы тиячәк. Умартачылык серләрен яхшы белгән Нәзлия ханым шулай, ди. Үзе дә сынап караган инде. Авыл җирендә эш күп, бармак башлары ярыла. Бу рецепт аның җәрәхәтен икенче көндә үк төзәткән.
Балавыздан мазь

Бер порция:
200 грамм рафинадланмаган көбагыш маена ике уртача зурлыктагы суган һәм 50 грамм балавыз саласы. Башта суганы майда алтынсу төскә кергәнче кыздырасы. Әзер булгач, иләк аша суганны сөзәсе. Майга балавызны салып эретәсе. Аннан газны сүндереп, ун минут тотасы һәм кечкенә савытларга тутырасы.

 


Фикер өстәү