Хәлил Шәйхетдинов тренерларның хезмәт хакы турында: “Эшләгән кеше ашлы бездә!”

Көрәшче тәрбияләүченең хезмәте тиешенчә бәяләнәме? Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында көрәшчеләрнең остазлары, тренерларының, бигрәк тә авыл җирендә эшләүчеләрнең хезмәтләрен бәяләүгә кагылышлы сорау да яңгырады.

Бу сорауга Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җавап бирде.

– Хезмәт хакы аз түләнә димәс идем. Тренерларның уртача хезмәт хакы 40 мең сумга якын. Билгеле, яхшы хезмәт хакы алу өчен яхшы нәтиҗәләр кирәк. әйтик, билбаулы көрәш буенча бер тренер аена 175 мең сум акча ала. Кем икәнен әйтмим, әмма аның спортчылары күп, дөнья күләмендәге танылганнары да байтак. Авыл җирендә андый нәтиҗә күрсәтеп булмый, диярсез. Татар көрәшендә күрсәтеп була! Татар көрәшендә дә яхшы күрсәткечләр тиешенчә бәяләнә. Эшләгән кеше ашлы бездә, – диде ул.

Ләкин барлык тренерларның да эшләп ашыйсы килми. Бу җәһәттән Хәлил Шәйхетдинов Теләчедә эшләгән елларыннан мисал китерде.

– Теләчедә эшләгәндә тренерларны үзем тикшерә идем. Көрәшче ярышка килә дә оттыра. Тиешенчә шөгыльләнмәгәнсең бит, мин әйтәм. “Абый спортзалны ачмый бит”, – ди. Әйтмичә генә спорт залларын йөреп чыгам, чыннан да, кайберләре бикле була. Андый чакта эшләренә шулай караучы тренерларны җыеп, каршыларына ак кәгазь бите куя идем дә: “Я эшләгез, я гариза язып китегез”, – дия идем. Бүген ышанып әйтә алам: нинди генә спорт төрен алсаң да, хезмәт хакы яхшы. Кабатлап әйтәм: көн узсын, чалбар тузсын, дип йөрүчеләр турында сүз бармый. Аларның хезмәт хаклары 25 меңнән артмый, билгеле, – дип сөйләде ул.

Аның сүзенә тренер булып эшләгән Раил Нургалиев та кушылды.

– Кем эшләми, шул 25 мең хезмәт хакына риза булып йөри инде. Җаныңны биреп, үзеңне кызганмыйча, чын күңелдән эшләсәң, нәтиҗәсе була. Нәтиҗәсе булгач, хезмәт хакы да була. Ләкин бу – бик авыр хезмәт. Бигрәк тә яшь балалар белән эшләү бик авыр. Үзем дә көрәшкәч, икесен бергә алып бару аеруча авыр була башлады. Көрәшергә энергия калмый. Шуңа тренерлыкны ташларга туры килде, – диде ул.


Фикер өстәү