Татарстанда йөзмә кранда янгын чыкканнан соң прокуратура тикшерү үткәргән

Кама транспорт прокуратурасы Кумыс бистәсе тирәсендәге суднолар кую пунктында янгынга каршы кагыйдәләрнең санга сугылмавын ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның телеграм-каналларындагы мәгълүматларга таянып яза.

2023 елның декабрендә Кумыс бистәсе тирәсендә Кама елгасының 1646 нчы чакрымында урнашкан суднолар кую пунктында йөзмә кранга ут капкан. Янгынның сәбәбе – судноны куюга әзерләгәндә янгынга каршы таләпләрне үтәмәү.
Суднолар кую пункты администрациясенең йөзмә крандагы электр челтәрләрен тикшермәгәнлеге ачыкланган. Моннан тыш кую пунктындагы суднолар корпусларының яр буенда җиргә тоташтыру чыбыкларына тоташтырылмаганлыгы билгеләнгән. Өстәвенә пунктта янгын чыгу очрагында гамәлләр расписаниесенең булдырылмаганлыгы мәгълүм булган.
Шул сәбәпле Кама транспорт прокуроры судноларны кую пункты администрациясе җитәкчесенә күрсәтмә чыгарган.


Фикер өстәү