«Татнефть» вәкиле Дамир Гилаев: “Проект нефтьнең яңа ятмаларын ачу мөмкинлеге бирәчәк”

Казан Кремлендә фән һәм технология өлкәсендәге казанышлары өчен дәүләт премияләре алучы арасында геодезия өлкәсенә зур өлеш керткән галимнәр дә бар иде. Әлеге фәнни хезмәт яңа нефть ятмалары табарга ярдәм итәчәк.

Проект турында “Татнефть” җәмгыятенең «Татнефть Добыч» баш маркшейдеры урынбасары Дамир Гыйлаевтан сораштык.

– Әлеге проектны 1980 елларда ветераннарыбыз башлаган. Без яңа технологияләр, ясалма интеллект кулланып, мәгълүматларны яңарттык. Аны цифрлы форматка күчердек. Фәнни хезмәтне Татарстан Фәннәр академиясе, Казан университеты, «Танефть» компаниясе белән берлектә башкардык, – диде белгеч.

«Татнефть» вәкиле белдергәнчә, бу республика гына түгел, илебез өчен дә мөһим. Әлеге эш буенча тикшеренүләр дә уздырганнар. Мондый системаларның дөньяда бары Япония һәм Калифорниядә генә булуы ачыкланган.

– Бу – зур казаныш. Проект Татарстанда шундый уникаль технологияләр булуын күрсәтә. Нефтьне җир астында табып, җир өстенә күтәрергә, киләчәктә яңа уңышлар яуларга булышачак, –ди Дамир Гыйлаев.

 


Фикер өстәү