Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаячак

Россия Президентының чыгышы 23 февральдән 8 мартка кадәрге чорда көтелә.

Россия Президенты Владимир Путин 23 февральдән 8 мартка кадәрге вакыт аралыгында Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаячак. Бу хакта “Ъ” дәүләт башлыгы администрациясенә якын булган чыганакларга таянып яза.

Әлеге чыганаклар мәгълүматлары буенча, Президентның чыгышы февраль ахырында көтелә. Ләкин аны бераз кичектерергә дә мөмкиннәр.
Дәүләт башлыгы чыгышының эчтәлеге әлегә мәгълүм түгел. Юлламада Президент даими күтәреп килгән темалар: Россиянең махсус хәрби операциядәге максатлары, илнең социаль-икътисадый киләчәге, гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре күтәрелергә мөмкин.


Фикер өстәү