Казан күрәзәчесе Украинадагы хәлләрнең кайчан җайга салыначагын әйткән

Казан күрәзәчесе, “Битва экстрасенсов” тамашасында катнашкан Анатолий Емельянов Украинадагы конфликтның кайчан бетәчәге турында сөйләгән, шулай ук кешелекне яңа пандемия көтүе турында кисәткән. Бу хакта KazanFirst яза.

Күрәзәче фикеренчә, Украинадагы хәлләр язын һәм җәен киеренкеләнәчәк, Ләкин 2024 елда тынычлык урнаштыру турында килешүләр булмаячак.

“Барлык конфликтлар да һәрвакыт сөйләшүләр белән төгәлләнә, әмма аларны 2025 елга кадәр көтеп булмый әле”, – дигән Емельянов.

Ул Америка Президенты Джо Байденның икенче срогын тәмамлый алмавын, ә Александр Лукашенконың Беларусь президенты вазыйфасыннан китәргә мөмкин булуын да әйткән. Шул ук вакытта Емельяненко Әзербәйҗан белән Әрмәнстан арасындагы конфликтның әле озак барачагын фаразлаган.


“Кытай белән Тайвань арасында да зур конфликт булачак”, – дигән экстрасенс.


Аның сүзләренә караганда, коронавирус яңача рәвешкә керәчәк, шулай ук кешлеккә Африка яки Азиядән яңа эпидемия куркынычы янаячак.


Фикер өстәү