«Россиянең чаңгы юлы» ярышларында катнашу өчен 9 февральгә кадәр теркәлергә кирәк

10 февральдә «Россиянең чаңгы юлы» ярышлары уздырылачак. Быел бу чараның 42 нче тапкыр үткәрелүе инде. Максаты – олысын-кечесен сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү.

Быел ярышта катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша да теркәлергә мөмкин. Теркәлүне 5–9 февральдә хәл итәсе. Моның өчен табибтан махсус белешмә генә кирәк. Чарада мәдәни программалар, азык-төлек, туклану пунктлары да күздә тотылган.

Шулай итеп, бу көнне профессиональ спортчылар Казанның «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында 2, 5 һәм 10 чакрымга узышачак. Шушы ук мәйданчыкта, Гаилә елына багышлап, 1 чакрым ераклыкка гаиләләр көч сынашачак.  Казан шәһәре башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов әйтүенчә, шәһәрдә чаңгы спорты елдан-ел популярлаша бара. Бу иң элек чаңгы трассалары яктыртылуга, бик яхшы тренерлар пәйда булуга бәйле.


Фикер өстәү