Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты

Мортаза Рәхимов – Россия дәрәҗәсендәге дәүләт эшлеклесе һәм ул эштә барыбызга да үрнәк булды. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстанның Беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәле ачу тантанасында әйтте. Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулуга багышланган чара күрше республика башкаласының Ленин исемендәге паркында узды.

«Без бүген бу тантанада горурланып катнашабыз. Мортаза Рәхимов ул Башкортстан гына түгел, Россия дәрәҗәсендәге дәүләт эшлеклесе, үрнәк алырлык кеше. Чын күңелдән Башкортстанның тугандаш халкына үсеш һәм уңышлар телим», – диде Рөстәм Миңнеханов, һәйкәл ачылышында чыгыш ясаганда.
Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты булып 1993 елның декабреннән 2010 елның июленә кадәр эшләде. Ул узган елның гыйнварында вафат булды.


Фикер өстәү