Татарстанда кайнана белән килен сугышканнан соң, прокуратура тикшерү башлаган

Чаллыда бер гаиләдәге җәнҗал прокуратурага кадәр мәгълүм булган.

Бу күңелсез хәл узган елның көзендә килеп чыккан. Бер хатын-кыз улына кунакка барган. Бусагадан аны килене бик канәгатьсез төстә каршылаган. Үзара тавыш купкан. Болар сугыша ук башлаган. Өлкән хатын-кыз, тәне җәрәхәтләнгәнлектән, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Әмма анда административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тартканнар, дип яза “Челнинские известия”.

Әмма үҗәт кайнана бирешмәгән: күңеле һәм тәненә яра салучыны җәзасыз калдырмаска тырышып, бу юлы инде прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Шәһәр прокуратурасы да, полициянең тикшерү материалларында кимчелекләр табып, административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарткан. Шуңа күрә материаллар, кимчелекләрне юкка чыгару өчен, полиция хезмәткәрләренә кире кайтарылган.


Фикер өстәү