Пенсионерлар өстәмә акча алырга мөмкин

Аңа кемнәр дәгъва итә?

Пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга федераль яки төбәк өстәмәсе билгеләнә. Татарстанда эшләүчеләр өчен яшәү минимумы күләме – 14,3 мең сум, пенсионерлар өчен – 11,3 мең сум, балалар өчен – 12,7 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук пенсионерга бирелә торган барлык түләүләр яшәү минимумына җитмәгән очракта да өстәмәгә өметләнергә мөмкин. Бу түләүләрдә пенсия, социаль ярдәм чаралары, айлык акчалата түләү, төбәк билгеләгән башка акчалата ярдәм, телефонга, торакка, коммуналь хезмәтләргә, юл йөрүгә ташламалар (акчага әйләндереп) исәпкә алына.


Фикер өстәү