«Киләчәк уеннары»нда катнаша торган командалар Казанга килә башлаган. Бүген Үзбәкстан вәкилләрен көтәләр. Бу хакта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
— Күпчелек командалар, билгеле, Уеннар җитәрәк килә башлаячак, — диде министр.
«Киләчәк уеннары»нда барлыгы 2 меңнән артык катнашучы булыр дип көтелә. Барлыгы 107 илдән катнашучылар булачак. Министр сүзләренчә, хәзерге геосәяси вазгыятьтә бу бик яхшы. «107 ил — бөтен дөнья диярлек инде. Урта Азия, БРИКС илләренең, гарәп илләренең кызыксынуы зур», — диде ул.
Искәртеп узыйк: «Киләчәк уеннары» халыкара фиджитал турниры Казанда оештырылачак тарихта тәүге ярыш. Ул 21 февральдән башланачак.